“Үз хокукларыңны бел, укучы!”

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

 “Менюдан антибиотикларны алып ташларга!» - 15 мартта үткәрелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең девизы быел әнә шулай яңгырый.

2016 елның 15 мартында Саба районы Сатыш урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен әңгәмә рәвешендә куллану белемнәре нигезләре буенча дәрес үткәрелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре егет-кызларны “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы белән таныштырды. Күпләребезгә мәгълүм булганча, әлеге Закон кулланучылар белән эшмәкәрләр (сатучылар) арасында килеп туган мөнәсәбәтләрне җайга сала, кулланучыларның сыйфатлы товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алуга, аларның кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен зыянсыз булуына, товарлар турында мәгълүматлар алуга хокукларын, шулай ук әлеге хокукларны тормышка ашыру механизмын билгели. Шулай итеп, укучылар кулланучыларның кем булуы һәм аларның нинди хокукларга ия булуы, кулланучылар хокукларын ничек итеп якларга, ничек итеп дәгъва куярга, кулланучы буларак хокуклары санга сугылмаган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә икәнлеген һәм “сыйфат сертификаты”, “яраклылык срогы”, “гарантия срогы” кебек төшенчәләрнең нәрсә аңлатуын белүгә иреште.

Чарада кулланучыларның товарлар турында мәгълүмат алуга хокуклары, товар турында мәгълүматлар бирү ысуллары, шул исәптән продукцияне маркировкалау ысуллары аерым игътибар үзәгенә алынды.

Укучылар азык-төлек өстәмәләре, микроэлементлар, витаминнар, махсус символлар, генетик яктан модификацияләнгән продуктлар кебегрәк төшенчәләр белән танышты, азык-төлек өстәмәләренең астма, аллергия, бөер авырулары һәм башка төрле авырулар китереп чыгару ихтималы турында белде. Өлкән сыйныфлар укучыларының игътибары товарлар сатып алганда әлеге мәгълүматларны карау, нәкъ менә үзләре өчен кулай ризык сатып алу өчен, этикеткаларында продуктларның составын уку зарурилыгына юнәлтелде.

Чара балаларда бик зур кызыксыну тудырды. Хезмәткәрләребез укучылар һәм педагогларның чарадан соң бирелгән күп санлы сорауларына, шул исәптән Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасына (“Менюдан антибиотикларны алып ташларга!”) кагылышлы сорауларга җаваплар ирештерде. Җаваплар конкрет мисалларга таянып бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International