14 март көнне территориаль орган хезмәткәрләре «КООП УСЛУГИ» ҖЧҖ сәүдә үзәгендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында консультация өстәле, акция һәм “Антибиотикларны еш кулланасызмы?” дигән тема буенча сорашып-белешү үткәрелде.
Шулай итеп, кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары һәм РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998г. №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Моннан тыш үрнәкләр буенча товарлар сатып алу, шул исәптән товарны кабул итеп алганчы килешүне үтәүдән баш тарту тәртибе аңлатылды.
Чара халыкның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерүгә генә түгел, бәлки сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруны популярлаштыруга да юнәлеш тотып үткәрелде.
Чара дәвамында сатып алучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде, шулай ук кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар тупланган белешмәлекләр өләшенде.