15 март көнне хакимиятнең актлар залында Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары белән бюджет учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләренең очрашуы булды.
Чарада белгечебез Эльмира Досманова ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының куллану базары өлкәсендәге эшчәнлеге һәм Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында үткәреләчәк чаралар турында сөйләде.
Шуны да исегезгә төшереп үтик: бу көн беренче тапкыр 1983елның 15 мартында – халыкара бәйрәм даталары календарендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләнгәч билгеләп үтелә. Шуннан соң инде ул ел саен үткәрелеп килә. Көн чаралары ел саен Бөтендөнья кулланучылар берлекләре оешмасы тарафыннан билгеләнелә торган ниндидер бер темага багышлап уздырыла.
Россиядә исә Кулланучылар хокукларын яклау көне 1992 елның 7 февралендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” № 2300-1 закон кабул ителгәч билгеләп үтелә башлады. Законда товарлар сатканда (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) кулланучылар белән җитештерүчеләр арасында үзара мөнәсәбәтләр җайга салына, кулланучыларның сыйфатлы һәм кешеләрнең гомере, сәламәтлеге, милкенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян салмаган товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алуга, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) һәм аларның җитештерүчеләре (эш башкаручылар, сатучылар) турында мәгълүматлар алуга хокуклары, кулланучылар мәнфәгатьләренең дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан яклануы, шулай ук әлеге хокукларны тормышка ашыру механизманры билгеләнә.
Россиядә кулланучылар хокукларын төп яклаучы булып 1990 елның декабрендә оештырылган Россия Федерациясе Кулланучылар берлеге (СПРФ) тора. Хәзерге вакытта СПРФ Россиядә кулланучылар хокукларын яклау буенча эшчәнлек алып баручы 100дән артыграк республика, край, өлкә, шәһәр һәм район иҗтимагый берләшмәсен берләштерә.
“2016 елда чараның девизы - «Менюдан антибиотикларны алып ташларга!” - дип билгеләп үтте Эльмира Досманова.
Киңәшмә ахырында залда утыручылар хозурына сәламәтлеккә зыян китерми торган ризыклар белән генә тутклану турында ролик тәкъдим ителде. Башкарма комитет җитәкчесе ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан хәл ителеп килә торган мәсьәләләрнең әһәмиятен искәртеп, Менделеев районы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен территориаль орган эшчәнлеген киңрәк яктыртырга өндәде.