Кибетләрдә косметика средстволары сыйфатында «Березовые почки», «Боярышник» и башка лосьоннар сатыла. Әмма хокук саклау органнары һәм контрольлек итүче органнар мондый товарны билгеләнеше буенча санаулы кешеләрнең генә куллануын бик яхшы белә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә Азнакай районы Актүбә бистәсендәге кибетләрнең берсендә 25 әр сумнан ачыктан-ачык сатылган «Березовые почки» лосьоны тутырылган савытларны хуҗасыннан тартып алган. Хезмәткәрләр бу кибеттә 132 савыт (13 литрдан артыграк күләмдә) әнә шундый сыекча табып алган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 2016 елның март аенда гына да 31 литрдан артыграк лосьонны сатудан алырга мәҗбүр булган. Әлеге юнәлештә киң колачлы эш дәвам итә.
Югарыда телгә алып үтелгән продукция сатуны тыю косметика средстволарының, инструкцияләрендә күрсәтелгәнчә, фәкать тәнгә (чәчләргә һ.б.) сөртү өчен генә җитештерелүенә бәйле. Әмма районыбызның кайбер гражданнары, сәламәтлеккә зыян китерүе турында уйламыйча, бу сыекчаны хәмер урынына кулланыпмы-куллана. Азык-төлек товарларына кермәгәнлектән, косметика средствосын эчәргә ярамый югыйсә. Аны куллану бавырны, бөер һәм башка органнарны эштән чыгара.