Әлмәттә яшәүчеләрне троллейбуста үз хокукларын якларга өйрәттеләр

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелде. Бу җәһәттән Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы шәһәр халкы өчен кызык кына акция оештырды. Чараны оештыру урынын итеп җәмәгать транспорты сайлап алынды. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Ленин урамы аша йөрүче троллейбусларның берсендә лекция укыды, буклетлар һәм газеталар өләште, сорауларга җавап биреп, ярдәм алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә икәнен өйрәтте.

Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм матбугат вәкилләре белән тулы гадәти шәһәр маршруты троллейбусы халыкның игътибарын шундук җәлеп итте. Кулланучылар хокукларын яклау көнендә турыдан-туры шәһәр транспортында акция үткәрү идеясе бик үзенчәлекле килеп чыкты. Ә иң мөһиме  - бу чара халык өчен бик файдалы булды, ди оештыручылар. Аларның эше бик тә уңышлы булып чыкты. Бу вакыт аралыгында троллейбуста халык күп. Пассажирлар арасында яше-карты, олысы-кечесе, балалы яшь хатыннар – барысы да бар.

- Әлбәттә, халык белән шулай да эшләргә кирәк. Файдасы булмый калмас. Үз хокукларыңны белеп тору һич тә зыян итми. Безнең халык шундый инде: бозылган тек бозылган, дип кенә җибәрә. Без беркайчан да үз хокукларыбызны таләп итмибез, - ди Энҗе Сәфәрова.

Акциягә карата пассажирларның фикере төрлечә булды, әлбәттә. Берәүләр аны шундук “эләктереп” алып, буклетлар һәм газеталарны йотлыгып укырга кереште. Кайберәүләргә  исә ул мәгънәсез бер чара булып тоелды. Кемдер хәтта, җәмәгать транспортында моның ише чаралар үткәреп, халыкның башын катырып йөриләр шунда, дигәнрәк фикер дә ычкындырды.

- Бүгенге акциянең файдасы бик зур. Яшькә, эш-шөгылеңә карамастан. Чөнки без аңлы булырга һәм үз хокукларыбызны яклый белергә тиеш,  - дигән фикерен җиткерде Рамилә Габдрахманова.

- Мондый акцияләр ешрак үткәрелсен иде. Кешеләрнең аң-белемнәрен үстерергә ярдәм итә ич алар, - дип куйды  Надия Фадеева.

- Иң уңайсыз урын бу, - дип ханымнарга каршы төште Сәрдәр Кәримов.

- Ә сез кайда уздырылса әйбәтрәк булыр иде дип уйлыйсыз?

 - “Нефтьче” Мәдәният йорты янындадыр, дип уйлыйм.

Троллейбус барган шәпкә кулланучылар хокукларын яклау турында лекция уку булды. Чараны оештыручылар фикеренчә, бер генә кешенең дә үзе өчен файдалы мәгълүматлар ишетүе  – нәтиҗә.

- Максатыбыз – кешеләрне нәкъ менә кайда мөрәҗәгать итәргә икәнлегенә төшендерү. Күпләр кирәкле адресларны белми. Мәгълүматлар барлык урыннарда урнаштырыла-урнаштырылуын, тик барыбер дә өлкән яшьтәгеләр үз хокукларын яклау буенча күп нәрсәне белми. Шуңа күрә халыкка якынрак булу ягын карыйбыз. Аларның үз хокукларын белүләрен телибез, дип сөйләп үтте безгә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы  Алина Виноградова.

Акция барышында шактый ук кеше белгечләребездән бушлай консультацияләр алуга иреште. Үзләренең проблемалары һәм хәл ителмәгән мәсьәләләре турында сөйләп калырга өлгермәүчеләр исә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Гафиатуллин ур., 26 (телефон: 22-21-33).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International