Яшьләрнең куллану белемнәре нигезләре тормышка юл ача

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

16 мартта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре “Яшьләрнең куллану белемнәре нигезләре тормышка юл ача” дигән темага хокук дәресе үткәрде. Дәрес Азнакай шәһәре №8 гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде.

Территориаль орган хезмәткәрләре әлеге чарада үсмерләр өчен аңлаешлы телдә дөнья бергәлеге тарафыннан куллану хокукларын билгеләү, Россия Федерациясендә кулланучылар хокуклары, Россия Федерациясендә кулланучылар хокукларын тормышка ашыру механизмы, азык һәм азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча аңлатмалар бирде.

Чараны оештыручылар, укучылар белән эш итүләреннән чыгып, хокук дәресенә уен элементларын кертергә тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International