Әлмәт районында яшәүчеләр легаль булмаган хәмер саткан өчен суд хөкеменә тартылачак

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

 Әлмәт судына җирле ике кешегә карата җинаять эше карап тикшерүгә җибәрелгән. Бу адәмнәр танылган сәүдә маркалары рәвешендә ялган хәмер прдукциясенең зур партиясен сатуда гаепләнә.

Узган елның сентябрендә Әлмәттә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсендә контрафакт продукция сатып алып, шуны республикабыз кибетләрендә, барлар һәм күңел ачу урыннарында саткан җирле ике кешене тоткарлаган. Оперативниклар оператив-эзләү чаралары барышында алкогольле продукцияне контроль сатып алу үткәргән. Шулай итеп, алар барлыгы 300 мең сумнан артыграк бәядәге тонна ярымнан күбрәк ялган хәмерне хуҗаларыннан тартып алган. 

Тартып алынган барлык продукциянең дә маркалары  - ялган, хәмер хуҗасының әлеге продукцияне сатуга лицензиясе юк.

Сатып алынган алкогольле һәм спиртлы продукция үрнәкләре тикшерүгә җибәрелеп, тикшерү нәтиҗәләре буенча хәмер продукциясенең кешенең гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәве танылган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җинаять кылуда шикләнелүчеләргә карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238 статьясындагы 2 өлешендә күздә тотылган җинаять составы билгеләре (иминлек таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату, эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү) буенча җинаять эше кузгаткан. Әлеге статьяның санкцияләре нигезендә күздә тотылган максималь җәза  - биш йөз мең сумга кадәр штраф белән, алты елга кадәр иректән мәхрүм итү, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International