“Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дигән спорт-хокук дәресе үткәрдек

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

«Сәламәтлек турында кайгырту – бик мөһим эш. Балаларның рухи тормышы, тормышка карашы, акыл үсеше, белемнәренең ныклыгы, үз көченә ышануы аларның тормыш сөючән, күтәренке, шат күңелле булуларына бәйле.”

 В.А.Сухомлинский

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре “сәламәт” туклану мәсьәләләре, хокукларны яклау турында законның актуаль аспектларын аңлату буенча гражданнар арасында киң колачлы эш алып бара.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре үзләре тарафыннан үткәрелгән чараларны анализлап һәм чараларны кемнәр өчен уздыруларыннан чыгып, гражданнар, шул исәптән яшь кулланучылар белән турыдан-туры элемтәгә керү ысулы нигезендә хокукый яктан агарту-белем бирүне оештыра.

2016 елның 16 мартында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск шәһәренең №5 мәктәбендә волейбол түгәрәгенә йөрүче балаларга “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дигән спорт-хокук дәресе үткәреп, кулланучы хокуклары, “сәламәт” туклану турында сөйләде. Мәктәп укучыларында сәламәт тормыш рәвеше нигезләрен булдыру әлеге чараның төп максатына әйләнде.

Чара ахырында укучылар һәм Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре  берләште дә, ике командага бүленеп, волейбол уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International