ЕГАИС контрафакт хәмер ташкынын туктатачак

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

ЕГАИС контрафакт хәмернең җимергеч көченә аяк чалачак. Татарстан кибетләре – системага тоташу ягыннан илебездә лидерлар сафында. Алмаз Хәкимов хәмер сәүдәсен  ничек итеп “үтә күренмәлегә” әйләндерәселәрен белеште

Алмаз Хәкимов, Александр Решеткин 

Бизнестан коры калмас өчен күләгәдән чыгу фарыз. Ваклап сату кибетләренең үзләрендә хәмерле һәр шешәне теркәп барырга тиешле бердәм автоматлаштырылган система урнаштыру вакыты бетеп килә. Татарстан – ЕГАИС системасына күчү буенча илебездә лидерлар сафында. Тик базага тоташмаганнар да бар әле.

Анастасия Гарәфиева - элита хәмере сатыла торган кибет хуҗасы җиһазны беренчеләрдән булып сатып алган. Бүген күпләп сатучылар җибәргән беренче партияне чагыштырып та карады инде ул. Барысы төп-төгәл туры килә, димәк, товар легаль дигән сүз.

АНАСТАСИЯ ГАРӘФИЕВАКИБЕТ ДИРЕКТОРЫ

-Татарстан Хөкүмәте, Дәүләт алкоголь инспекциясе, сәүдә компанияләре булыша, аларга шалтыратып, киңәшләшеп була.

Апрельдән башлап, төгәллекне “Росалкогольрегулирование” дә тикшерәчәк. Алар илебезнең барлык кибетләреннән хәмер сату турында мәгълүматлар җыячак. Күпләп сатучылар һәм сәүдә нокталарының саннары бер-берсенә туры килмәсә, эшмәкәрләрне тикшерүләр, штрафлар көтә.

СВЕТЛАНА ГРУЗДЕВА, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ АЛКОГОЛЬ ИНСПЕКЦИЯСЕНЕҢ ХАЛЫК КУЛЛАНУ ТОВАРЛАРЫ СЫЙФАТЫНА КОНТРОЛЬЛЕК ИТҮ БҮЛЕГЕ НАЧАЛЬНИГЫ

- Продукция тартып алыначак, лицензиядән дә мәхрүм калдырырга мөмкиннәр.

Июль аеннан ЕГАИС системасында үзгәрешләр булачак. Сатып алучыларга өстәмә чек биреләчәк. Шуның буенча хәмернең конвейердан кулланучыга кадәр үткән бөтен юлы күзәтеп барылачак. Сатканда, сканер акциз маркасын “күрмәгән” очракта, проблемалар да килеп чыгарга мөмкин. Сатучылар моңа әзер булып торырга тиеш.

СВЕТЛАНА ГРУЗДЕВА, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ АЛКОГОЛЬ ИНСПЕКЦИЯСЕНЕҢ ХАЛЫК КУЛЛАНУ ТОВАРЛАРЫ СЫЙФАТЫНА КОНТРОЛЬЛЕК ИТҮ БҮЛЕГЕ НАЧАЛЬНИГЫ

- Аларның легаль түгеллеген аңлатмый бу, бары тик“укылмый” гына дигән сүз. Без көчлерәк сканерлар кулланырга киңәш итәбез.

Илебезнең хәмер базарында чын мәгънәсендәге “үтә күренмәлелек” елның икенче яртысында, система тестның барлык этапларын (җитештерүчеләр, күпләп сатучылар, ваклап сатучылар һәм кулланучылардигән сүз бу) үткәч барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International