2016 елның 16 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Минзәлә шәһәрендәге сәүдә нокталарына алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә законның үтәлеше буенча рейд үткәрде. Рейд нәтиҗәсендә шәһәр кибетләренең берсендә халык телендә “фанфурик”лар дип аталып йөртелә торган спиртлы сыекча сату факты билгеләнде. Шулай итеп, 100 мл сыешлыклы 159 савыт «Этиловый спирт 95%» спиртлы сыекчаны законсыз әйләнештән алырга туры килде. Моңа кадәр якын тирәдәге йортларда яшәүчеләрдән дә әлеге кибеткә карата шикаятьләр алынгалады. Яз җиткәч кибет тирәсендә, умырзаялар кебек, кышын ташлап калдырылган буш савытлар “баш калкыта” башлады.
Әлеге материал буенча закон бозучыга карата РФ КоАП 14.16 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Эш материаллары Татарстан Республикасы Арбитраж судында карап тикшереләчәк.