Бүген – кулланучы, ә иртәгә – укытучы...

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 16 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында булачак педагоглар – Чаллы педагогия институтының 2 курс студентлары белән очрашу үткәрелде

Очрашуда территориаль орган белгечләре “Роспотребнадзор” бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә студентлар алдында әлеге ике ведомствоның оештырылу тарихы, үсеш этапларының үзенчәлекләре һәм агымдагы елга эш планнары турында бик тә кызыклы чыгыш ясады.

Куллану базарында закон бозуларны кисәтү юнәлеше һәм Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең килеп чыгу тарихы аерым игътибар үзәгенә алынды. Студентлар азык-төлек өстәмәләре, микроэлементлар, витаминнар, махсус символлар, генетик яктан модификацияләнгән продуктлар кебек төшенчәләр белән таныштырылды, азык-төлек өстәмәләренең астма, аллергия, бөер авырулары һәм башка авырулар китереп чыгару куркынычы белән янавы турында мәгълүматлар ишетте. Студентларга товарлар сатып алганда товар турында мәгълүматларны игътибардан читтә калдырмаска, үзеңә иң кулаен сатып алу өчен, этикеткаларында продуктның составын җентекләп укырга киңәш ителде. Мөмкинлеккә карап, составында консервантлар һәм ясалма буяулар булмаган ризыкларны гына сатып алырга һәм табигый продуктларны гына кулланырга кирәклеге аңлатылды.

Шуннан соң студентлар әзерләгән сорауларга җаваплар бирелде. Егет-кызларны бик күп мәсьәләләр: кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законга кертелгән соңгы үзгәрешләр, ведомстволарның суд сукмакларын таптау тәҗрибәсе һ.б. кызыксындырды.

Чара азагында студентларга Чаллы территориаль органының эшчәнлеге һәм сәламәтлеккә зыян китерми торган ризыклар белән генә туклану зарурилыгы турында фильм күрсәтелде. Моннан тыш егет-кызларга “Минем аңлавымча, сәламәт тормыш рәвеше - …ул” дигән темага анкета тутыру тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International