Әлмәттә яшәүче ике кешедән 1,5 тонна суррогат хәмер тартып алынган

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Полиция хезмәткәрләре Әлмәттә яшәүче ике кешедән барлыгы  300 000 сумга 1,5 тонна суррогат хәмерне тартып алган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Бу адәмнәр хәмерне Мәскәү өлкәсенннән алып кайтып, җирле клубларда, кибет, барларда саткан. Продукциягә ялган акциз маркалары ябыштырылган, товарны сатуга лицензияләре дә булмаган. Тикшеренү нәтиҗәләре әлеге эчемлекне кулланырга ярамавын күрсәткән.  
 Тикшерү комитеты “Иминлек таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату, эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү” дигән статья буенча җинаять эше кузгаткан. Закон бозучыларга,  500 000 сумга кадәр штраф белән, алты елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International