ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә карата әзерләнгән план нигезендә, кулланучылар, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар өчен консультация өстәлләре үткәрә.
Әйтик, 2016 елның 16 мартында Алабуга шәһәренең сәүдә объектларыннан берсендә хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләренең, шулай ук аларның хезмәткәрләренең хокукый компетенциясен үстерүгә юнәлдерелгән әнә шундый очрашуларның берсе булды. Сәүдә объектларында мондый чаралар үткәрү – бик тә максатка ярашлы һәм нәтиҗәле. Чөнки бу - аралашуның һәм файдалы мәгълүматлар алуның, кызыксындырган сорауларга - җавап, борчыган проблемаларга – чишелеш табуның иң җиңел ысулы. Бу юлы да әңгәмәдә актив катнашкан эшмәкәрләрнең берсе: “Һәр очрашу саен бер яңалык ишетәм!” - дип канәгатьлек хисен белдереп куйды.
Алабугада яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча 4-52-12 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.