Балалар арасында “сәламәт” туклану проблемасына игътибарны җәлеп итәргә тиешле “Яшь кулланучы” дигән рәсем бәйгесе үткәрелде. Рәсемнәр 2016 елның 17 мартында махсус комиссия әгъзалары тарафыннан бәяләнде. Комиссиягә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе начальнигы, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль органы туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлегенең баш белгеч-эксперты, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре керде.
Балаларның хезмәтләре жюри әгъзаларын үзләренең сабыйларча беркатлылыгы, фантазиясе белән генә түгел, чын осталарча эшләнелеше белән дә әсир итте. Хезмәтләрне карап фикерләшкәннән соң жюри “Барысы да җиңүче!” дигән нәтиҗә ясады. Шулай итеп, бәйгедә катнашкан балаларның унсигезенә дә призлар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.