Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 6 нчы троллейбуста халыкка сыйфатсыз товар сатып алырга туры килгәндә һәм сатучылар китерелгән зыянны каплаудан баш тартканда нәрсәләр эшләргә кирәклеген өйрәтте. Җәмәгать транспортында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган лекция уку булды. Кулланучылар үзләренең хокукларын белеп торырга һәм, кирәк булганда, аларны яклый белергә тиеш, дигән фикердә тора Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре. Алар әнә шундый сәеррәк шартларда гадәти генә әйберләр турында сөйләде. Мәсәлән, брак товар яки яраклылык срогы чыккан товар турында. Хокукларыңны яклый белмәсәң, мондый товарны сатучысына кире кайтарып бирүе җиңел түгел. 6 нчы троллейбус пассажиры Ирина Багаева өчен әлеге акция бигрәк тә вакытлы һәм кирәк чара булып чыкты. Бу кызый әле күптән түгел генә үзенә кесә телефоны сатып алган. Әмма ул бик тиздән “катып кала” башлаган. Ирина югалып калмаган: телефонны гарантия ремонтына тапшырган. Аппаратын сервис үзәгендә алып калганнар-калуын, әмма ремонттан соң өенә кайткач, телефонын хәтта ки кабызып та булмаган. Менә инде бүген ул ярдәм сорап кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белде. 6 нчы троллейбуста шундук бәхәс купты. Кемнәрдер, кулланучы буларак хокукыңны яклауда нык торырга кирәк, дисә, икенче берәүләр, моннан бернинди дә мәгънә юк, дигән фикерен әйтеп калырга ашыкты. Әлеге мәсьәләгә битараф калучылар да булмады түгел: мондыйларны күбрәк пенсия, хезмәт хакы һәм товар бәяләренең котырып үсүе кызыксындырды.
Гомумән алганда Әлмәт районында бу темага багышланган чараларда 2700 дән артыграк кешегә киңәш-табыш бирелгән. Консультацияләр бирү телефон аша, шәхсән кабул итү барышында, электрон почта аша, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләренә җаваплар әзерләү юлы белән хәл ителә.
Кулланучы буларак хокукларыгыз санга сугылмаган очракта сез дә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына (Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26 й.) мөрәҗәгать итә аласыз.