Февраль аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре хәмерне ваклап сату базарында түбәндәгеләрне ачыклады:
Барлыгы 640,915 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.
Моннан тыш Чаллы шәһәрендә эш комиссиясе, Башкарма комитетның “Капиталь төзелеш объектлары булып тормаган, законсыз төстә урнаштырылган объектларны ачыклау, сүтү, күчерү һәм саклау тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында” 24.12.2015 ел, № 7379 карарын үтәү йөзеннән, үзбелдеклеләнеп урнаштырылган 88 киоскны эзләп тапты. Шуның 33 ендә “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция сатылуы билгеләнде.
2016 елның 29 февраленә тупланган мәгълүматларга караганда, әнә шундый 19 киоск сүтелгән.
Бу юнәлештәге эш дәвам итә.