Олы Мәңгәр авылында гражданнарны кабул итү булды

2016 елның 18 марты, җомга

2016 елның 17 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Әтнә муниципаль районының Олы Мәңгәр авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина үткәрде.

Авыл халкына күчмә кабул итүнең буласы турында алдан ук хәбәр итеп куелган иде.

Авылда яшәүчеләр куллану базарының төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар бирде. Әйтик, сатучы электр иттарткычына гарантия ремонты срогын бозган очракта нишләргә, гадәти пакеттагы продукциянең “свежий”мы-юкмы икәнлеген ничек билгеләргә, сыйфатлы кесә телефонына түләнгән акчаны кире кайтарып буламы, кулланучының колбаса ризыкларын сатып алганда сатучыдан ризыктагы тимер беркеткечләрне һ.б. алып ташлавын таләп итүгә хокукы бармы, дигәнрәк сорауларга тулы җаваплар ирештерелде.

 Моннан тыш сәүдә предпритиеләре җитәкчеләре алкогольле продукциянең әйләнешенә кагылышлы сораулар бирде. Вәкилләр арасыннан күпчелеген ЕГАИС системасында эшләү мәсьәләсе кызыксындырды.

Гражданнарның барлык сорауларына да тәфсилле, тулы җаваплар бирелде. Чарада катнашкан барча кешегә кулланучы өчен кирәкле мәгълүматлар һәм территориаль орган реквизитлары урын алган буклетлар таратылды.

Күчмә кабул итүгә җыелган халык үткәрелгән чара өчен җылы рәхмәт сүзләре ирештереп, авылда яшәүчеләргә мондый чаралар үткәрүнең бик кирәк булуын җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International