Татарстанда яшәүче 52 яшьлек бер ир-ат суррогат хәмер сатуда гаепләнелә

2016 елның 18 марты, җомга

Казан шәһәренең Совет районы прокуратурасы 52 яшьлек Сергей Аленинга карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслаган. Ул РФ Җинаять кодексының 238 статьясындагы 1 бүлеге (сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукцияне сату максатында саклау) буенча гаепләнелә.

Тикшерү версиясе буенча Аленин 2015 елның декабрендә билгесез заттан «Белая береза», «Талка», «Столичная» аракы этикеткалары ябыштырылган 153 пыяла шешәдә спиртлы сыекча;  «Коньяк российский Дагестан» этикеткалары ябыштырылган һәркайсы  0,5әр литрлы 4 шешә спиртлы сыекча, һәркайсы 5әр литрлы 20 пластик савытта спиртлы сыекча сатып алган. Әлеге суррогат продукциянең барысын да  үзенең гаражында (адресы: Казан ш, Липатов ур.) саклаган.

Аленин 2015 елның 9 декабрендә оператив-эзләү чаралары кысаларында эш иткән гражданинга законсыз төстә фальсификат сатып җибәргән. Шуннан соң ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Җинаятьчел керемнең гомуми суммасы 36 мең сумнан артыграк тәшкил иткән.

 Эксперт бәяләмәсенә караганда, хуҗасыннан тартып алынган алкогольле продукция кеше гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми.

Аленин үзененең гаебен тулысынча таныган.

Җинаять эше Казан шәһәре Совет районы судына карап тикшерүгә җибәрелде, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International