ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор” территориаль органнары муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән иңгә-иң торып эшли

2016 елның 18 марты, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор” территориаль органнары муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән иңгә-иң торып эшли

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау системасының барлык тармаклары белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан чыгып, системалы төстә уртак чаралар үткәреп килә. Әйтик, март аенда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар уздырыла. Әлеге чараларның төп максаты – кулланучыларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәрдәй консультацияләр үткәрү; кулланучылар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә эшләүче белгечләрнең тырышлыкларын бер йодрыкка туплау.

 Массакүләм чаралар, семинарлар үткәреә. Мәсәлән, 2016 елның 15 мартында Лениногорск районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре”Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җирле бүлеге белгечләре белән берлектә “Түгәрәк өстәл” оештырды.

Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау буенча массакүләм кампанияләр һәм акцияләр оештырыла. Әйтик, 2016 елның 16 мартында Азнакай шәһәрендә  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының эшләр идарәчесе белән берлектә “Тәмле”, “Эссен” кибетләр челтәрендә консультация өстәле үткәрде.

Моннан тыш массакүләм мәгълүмат чараларында чыгышлар оештырыла, шулай ук  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы карамагындагы барлык районнарда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халык фикерен өйрәнүгә юнәлдерелгән чаралар уздырыла.

Безнең тарафтан үткәрелеп килә торган чаралар халыкның кулланучылар хокукларын яклау буенча иҗтимагый активлыгын үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International