Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында бизнес-бергәлек өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә конкрет күнекмәләргә өйрәтү һәм аң-белемнәр эстәү максатында укыту-өйрәтү характерында семинарлар үткәрү дәвам итә. Хуҗалык итүче субъектларның күбесе семинарлар темасын үзләре үк әйтеп куя. Семинарларда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нормалары аңлатыла. Сыйфатлы азык-төлек сату мәсьәләсе аерым игътибар үзәгенә алына.
Бер атна дәвамында Лениногорск районында - «Шифа» ҖЧҖ кибетендә, хосусый эшмәкәр В.Р.Хафизуллинның «Мания» кафесында, «Торты и пирожное» кибетендә; Баулы районында - «Атлант» ҖЧҖ, «Эссен», Шифа», «Магнит» кибетләрендә, Ютазы районында - «Кооператор», «Алсу» кибетләрендә укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар узды. Семинарларда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм “Роспотребнадзор”ның территориаль органнары хезмәткәрләре шәхсән консультацияләр үткәрә, шулай ук намуссыз, әхлаксыз эшмәкәрлеккә каршы көрәштә тырышлыкны берләштерү өчен конструктив төстәге әңгәмәләр оештыра.