Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында бөтен республика күләмендә кулланучыларның аң-белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Әлеге чараларның максаты булып куллану базарының барлык өлкәләрендә кулланучыларның хокукларын бозуны кисәтү тора.
18 март көнне Балтач районында Карадуган авыл җирлегенең Түбән Кенә авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Авыл халкы яңа төзелгән мәдәният йортына җыелды. Биредә “Икмәк” кулланучылар җәмгыятенең икмәк-күмәч ризыкларын, “Җитештерү комбинаты” кулланучылар җәмгыятенең кондитер әйберләре һәм хәмерсез эчемлекләрен һәм “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыятенең кулинария ризыкларын сату-күргәзмә оештырылды.
Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров чарага җыелган халыкка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында сөйләде, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина исә кулланучыларның төп хокуклары һәм кулланучы хокукларына бәйле рәвештә килеп туган проблемаларны хәл кылу тәртибен аңлатты. Авылда яшәүчеләргә шулай ук “Татарстанныкын сатып ал!” дигән акциянең үткәрелеп килүе һәм кризис шартларында җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясенә өстенлек биреп, нәкъ менә шулар җитештергән продукцияне сатып алу зарурилыгы турында искә төшерелде.
Чарада катнашкан барча халыкка территориаль орган реквизитлары урын алган мәгълүмати буклетлар өләшенде. Кыскасы, авыл халкы үткәрелгән чарадан бик канәгать калды. Берәүләр белемнәрен үстереп, җирле җитештерүчеләрнең яңа гына табадан төшкән камыр ризыкларын сатып алса, икенче берәүләр көндезге керем күләмен арттыруга иреште. Әлбәттә инде, без үзебез дә җәмгыятькә файда китерүебездән канәгать калдык.