Ел башыннан бирле Әлмәттә 700 литрдан артыграк күләмдә легаль булмаган хәмер тартып алынган

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Закон бозып, табыш артыннан куалар. Әлмәттә алкогольле продукцияне легаль булмаган төстә ваклап сату фактларын ачыклау буенча рейд үткәрелде. Шул рейд барышында шәһәребезнең азык-төлек кибетләреннән берсендә лицензияләре юкка чыгарылуга карамастан хәмер сатып ятулары ачыкланды. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре әлеге кибеттә булды.  #АльметьевскТВ телекомпаниясе бу хакта сюжет әзерләде.

Кибетнең хәмер сатуга лицензиясе инде март башында ук юкка чыгарылса да, биредә “яшел елан” сатуны туктатмаганнар. Кибет киштәсендә төрледән-төрле спиртлы продукция шешәләре әле һаман кукраешып утыра. Рейд барышында Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, легаль булмаган хәмердән тыш,  “ике төрле максатта” кулланыла торган косметика лосьоны сатылуын да ачыклады әле. 89 данә “фанфурик” табылды. Тикшерүдән соң “фанфурик”лар да, 34 шешә эчемлек тә сатудан алынды.

- Административ тикшерүдән соң хосусый эшмәкәргә карата административ йогынты чарасын куллану турында карар кабул ителәчәк, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.

Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре 2016 елның соңгы 2 аенда гына да 21 тикшерү үткәргән. Шуның 19ында гамәлдәге законны бозу очраклары ачыкланган. Шулай итеп, 715 литрдан артыграк күләмдә алкогольле һәм спиртлы продукцияне хуҗаларыннан тартып алырга туры килгән. Закон бозулар арасында иң киң таралган очраклар:

- өй шартларында җитештерелгән спиртлы продукция сату – 5 очрак;

- хәмер сату вакытын санга сукмау – 5 очрак;

- лицензиягә һәм документларга ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сату – 4 очрак;

- билгеләнгән үрнәктәге акциз маркаларыннан башка гына алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү – 3 очрак;

- закон бозып, “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция сату – 2 очрак.

Дәүләт алкоголь инспекциясендә алкогольле продукцияне законсыз җитештерү яки сату фактлары турында белүчеләрдән 22-21-66 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International