Әлмәттә контрафакт хәмергә ихтыяҗ бетми әле

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

2015 елда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре 26 литрдан артыграк күләмдә алкогольле һәм спиртлы продукцияне хуҗаларыннан тартып алган. Бөгелмә, Азнакай һәм Баулы районнарында бу сан шактый ук ким. Белгечләр әйтүенчә, эшмәкәрләрне үз килентларының сәламәтлегеннән бигрәк күбрәк акча эшләү юллары кызыксындыра. Шулай итеп, Казахстан хәмере һәм “ике төрле максатта” кулланыла толрган спиртлы сыекча “хутка” китә. Менә ул “идән асты” хәмере.  Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Әлмәт территориаль органында мондый «байлык» күләме – берничә тартма. Калганнары барысы да складта. Карап торышка контрафакт хәмер гадәти хәмердән әлләни аерылып тормый, исе дә зәһәр түгел, әмма составы ягыннан  - бик нык үзгә. Биредә “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекча тутырылган савытлар да бар әле. Халык телендә “фанфурик” дип йөртелә алар. Җирле халык арасыннан кайберәүләре нәкъ менә шуларны үз итте дә, дип раслый белгечләр. Мондый продукцияне гадәттә аз керемле яки эшсез затлар куллана. Әлеге агуны, ни кызганыч,хәтта ки шәһәр кибетләрендә дә сатып алырга була. Спиртлы продукция сатуга киртә кую косметика средстволарының, инструкцияләрендә күрсәтелгәнчә, тәнгә сөртү өчен генә кулланылуына бәйле. Әмма районыбызның кайбер гражданнарын косметика әйберенең азык-төлек товарларына кермәве, димәк, аның эчәргә дә яракы булмавы кызыксындырмый. Сәламәтлекләренә төкереп биреп, шуны хәмер эчемлеге сыйфатында чөмерепме-чөмерә алар.

Дәүләт спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм әйләнештә йөртүне күзәтү өчен  ЕГАИС системасын гамәлгә кертте. Әлеге система алкогольле продукция сату белән шөгыльләнүче барлык сәүдә нокталары кассаларында сатылган хәмер турында мәгълүматларны бердәм ЕГАИС системасы аша үткәрү мөмкинлеге бирердәй программа урнаштыруны таләп итә. 2016 елның 1 июленнән бөтен ваклап сату өлкәсе ЕГАИС системасында эшли башларга тиеш. ЕГАИС авыл җирлекләренә соңрак – 2017 елның 1 июлендә “килеп җитәчәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International