18 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре “Без бергә!” митинг-концертында катнашты. Чара Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуына бер ел тулу хөрмәтенә багышлап үткәрелде. Бу көнне төп-төгәл ике эл элегрәк Кырым автономияле республика рәсми статусын алып, аерым субъект сыйфатында Россия Федерациясе составына керде.
Шәһәребездә яшәүчеләр, һава шартларының көйсезрәк булуына карамастан, әлеге бик зур вакыйганы Россия белән бергәләп билгеләп үтү өчен, транспарантлар, флаглар, плакатлар күтәреп, башкалабыз үзәгенә җыелды.