Дәүләт хакимияте органнарының гражданнар белән берлектә эшләү буенча бердәм системасы нәкъ менә хакимиятнең халыкка якынаюына юнәлдерелеп, гражданнарыбыз тарафыннан күтәрелә торган проблемаларны хәл кылуда нәтиҗәле эш формасы булып тора. Бу система халыкның дәүләт хакимияте белән берлектә эшләве өчен бердәм мәгълүмат кыры булдыру мөмкинлеге бирә.
Лениногорск шәһәре мэриясендә “Халык контроле” эше буенча зона киңәшмәсе булып үтте. Чарада Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучылар белән берлектә эшләүне җайга салу бүлеге начальнигы Рөстәм Низамиев, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә һәм Зәй муниципаль районннары вәкилләре, муниципаль районнарның башкарма комитетлары хезмәткәрләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре катнашты.
2015 елда Татарстанда яшәүчеләр “Халык контроле” аша хәмер суррогаты сатуның 108 очрагы турында хәбәр иткән. Фактлар, чыннан да, расланган. Лениногорск шәһәреннән дә бер сигнал булган. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүчеләр, актив гражданлык позициясе күрсәтеп, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә янаучы легаль булмаган хәмер таралуга киртә куюда ярдәм кулы сузудан тыш, расланылган һәр факт өчен матди яктан бүләкләнәчәк тә әле.