17 мартта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Э.Р.Кәримова Теләче урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары өчен очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук сыйныф җитәкчеләре дә катнашты. Мәктәп укучылары белән әңгәмә барышында кулланучылар хокукларын яклау турында законны булдыру һәм аның үсеш тарихы турында аңлаешлы телдә сөйләп үтелде. Балалар законның төп нигезләре белән таныштырылды, аларга гражданнарның мөрәҗәгатьләре үрнәкләре китерелде, аерым очракларда претензияләр төзү һәм кую тәртибе аңлатылды. Әңгәмә барышында укучылар кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы күп кенә сораулар бирде. Аларны сыйфатлы товарны сыйфатсызыннан ничек аеру, азык- төлек товарлары һәм сәнәгать товарларында нинди мәгълүматларның булырга тиешлеге, сыйфатсыз товарлар сатып алганда нинди таләпләр куярга кирәклеге кызыксындырды. Егет-кызларның барлык сорауларына да тулы җаваплар бирелде.
Укучылар һәм укытучылар очрашудан канәгать калып, алга таба да шундый ук чаралар үткәрү теләген белдерде.