Тәтештә законны үтәмиләр

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Тәтеш районы территориясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан алкогольле продукция сату вакытын чикләүне үтәүгә мониторинг уздыру барышында хосусый эшмәкәр Вәлиеваның кибетендә 9 сәгать 30 минутта алкогольле продукцияне ваклап сату – бер шешә  Джин-тоник эчемлеген сатып җибәрү факты ачыкланды.

Шулай итеп, хосусый эшмәкәр “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукциянең ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасы кайбер законнар актларының үз көчен югалтуын тану турында” Татарстан Республикасы Законы таләпләрен, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясын санга сукмыйча, Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне тәэмин итмәгән булып чыкты.

Әлеге закон бозу очрагы өчен, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп яки конфикацияләмичә, вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International