2016 елның 18 мартында “Золотая Нива” Сәүдә йортының сәүдә челтәрендә предприятие үзе җитештергән икмәк-күмәч әйберләренә дегустация үткәрелде. Шулай итеп, кулланучылар биредә продукциянең берничә төре, тәгаенләп әйткәндә, "Чабатта", "Славянский", "Чемпион", "Картофельный", "Дарницкий" икмәкләре һ.б тәмен татып карау мөмкинлегенә иреште. Алар предприятиенең үзе җитештергән продукциясенең өстенлекләргә ия булуын таныды.
"Пищекомбинат" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең классик икмәк пешерү традицияләрен саклап килә торган, динамикалы төстә үсүче предприятие булып торуын искәртеп үтик.
Инде 1949 елда ук, Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре халкын икмәк, икмәк-күмәч һәм кондитер ризыклары белән тәэмин итү максатында оештырылган ул. Биредә икмәк-күмәч ризыклары ассортименты – 80 атамадан һәм кондитер әйберләре ассортименты – 100 атамадан артып киткән. Предприятиенең фирма сәүдә маркалары белән тамгаланган продукциясе Татарстанның барлык шәһәрләрендә, шулай ук аннан читтә дә сатылып, халык тарафыннан бик яратып кулланыла.
Борынгы традицияләргә тугры калу һәм югары сыйфатлы продукция җитештерү әлеге предприятиенең уңыш ачкычы булып тора.
Дегустациядә катнашкан барча кешегә икмәк тәмен бәяләү генә түгел, бәлки җитештерүчегә фикер-тәкъдимнәр җиткерү мөмкинлеге дә бирелде.
Моннан тыш Чаллы органы белгечләре кулланучылар арасында “Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрегезне ничек бәялисез?” һәм “Азык-төлектә антибиотиклар куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында беләсезме?” дигән темалар буенча анкета чарасы үткәрде. Сорашып белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, өлкән буын вәкилләре антибиотиклар куллануга бик сак караса, яшь буын сәүдә һәм аптека челтәрләренә эләгүче продукциянең барысын да сәламәтлеккә зыян китерми дип саный.