Соңгы елларда гражданнарыбыз куллану турында законны әйбәтрәк белә башлады, аларда үзләренең хокукларын яклау теләге, омтылышы артты. Кулланучы хокуклары “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законның 7 статьясында билгеләнгән. Ә инде әлеге документның 18 статьясы нигезендә, башкасына алыштыру яки түләгән акчаны кире кайтарып алу өчен, сыйфатсыз товарны киредән кибеткә китереп бирергә була. Сәүдә ноктасында саклау вакыты чыккан товарлар сатылса, контрольлек итүче органга шикаять белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Безнең бер кулланучыбыз шулай эшләде дә: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына, Мөслимдәге «Пятерочка» кибетен тикшерүне сорап, яраклылык срогы чыккан товарлар сатылуга шикаять белән мөрәҗәгать итте. Тикшерү барышында закон бозу турында мәгълүматлар өлешчә расланды. Тикшерү вакытында кибетнең сәүдә залында яраклылык срогы чыккан товык йомыркасының сакланылуы һәм шуннан сатылуы ачыкланды. Ә бу кешеләрдә ризыктан агулану сәбәбенә әйләнергә, шулай ук кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авырулар таратуга китерергә мөмкин бит. Закон бозучыга күрсәтмә тапшырылды. Аның үтәлеше бүлек белгечләре тарафыннан контрольдә тотылачак.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, үз чиратында, сатып алучыларга кибетләрдә игътибарлырак булырга, яраклылык срокларын карамыйча гына ризыкларны сатып алмаска киңәш итә. Әмма белгечләребез “шылт” иткән саен кулланучыларга ярдәм кулы сузарга йөгерә алмаулары турында кисәтә. Ягъни алдана яки агуланасы килмәсә, һәркайсыгыз да нәрсәне һәм нинди бәядән сатып алуыгызны әйбәтләп карарга кирәк дигән сүз. Ә инде сәүдәне оештыруда закон бозулар мәгълүм булган очракта түбәндәге адреслар буенча Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз:
Түбән Кама ш., Бызов ур., 20А, тел: (8555) 36-63-76, 36-63-85; Аксубай ш.т.б., Ленин ур., 8, тел: (84344) 2-93-21; Зәй ш., Казан ур., 8, тел.: (85558) 3-54-02; Мөслим ав., Пушкин ур., 91, тел.: (85556) 2-35-05; Чирмешән ав., Совет ур., 32, тел.: (84396) 2-23-80. Белгечләребезнең сезнең мөрәҗәгать нигезендә планнан тыш тикшерү үткәреп, закон бозу очракларын булдырмый калуга хокукы бар. Шуны да исегезгә төшерәбез: мөрәҗәгатьләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең интернеттагы сайты аша да тапшырырга була.