ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләреннән Түбән Кама ПАТП-1 территориясендә (адресы: Түбән Кама ш., Промбаза) бер гараж боксыннан биш литрлы 93 канистрда спиртлы сыекча табып алынуы турында материал керде. Әлеге гаражны ПАТП-1 оешмасыннан аредага алып торучы хезмәткәрнең, бу гараж — гомуми файдалануда, һәм аның ачкычлары барыбызга да билгеле бер урында калдырып йөртелә, дип белдерүенә карамастан, территориаль орган белгечләре, ПАТП-1 җитәкчелеге тарафыннан бирелгән гараж боксын арендалау документлары нигезендә, гражданинга карата РФ КоАП 15.12 статьясының 4 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты.
Хәзер инде арендаторга үзенең гараж боксында коллегаларының ни өчен “сюрприз” сыйфатында спиртлы сыекча саклаулары турында судта аңлатырга туры киләчәк.