“Стажлы” көмешкәче

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Агымдагы елның март аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән гражданнар тарафыннан ТР КоАП   2.8 статьясы буенча административ хокук бозулар турында 4 эш материалы алынды. Шул ук вакытта ике материал Чистай шәһәрендә яшәүче шул бер үк М. дигән ханымга карата тутырылган булып чыкты. Ул бер тапкыр закон бозганнан соң 12 көн узгач тагын шул кыек гамәлен кабатлаган. Ике очракта да контроль сатып алу барышында “эшмәкәр”нең өйдә эшләнгән ярты литр спирты сыекчасын 100 сумга сату факты ачыкланган. Уңышсыз килеп чыккан соңгы алыш-биреш очрагыннан соң М. үз ихтыяры белән полиция хезмәткәрләренә әче бал тутырылган 40 литрлы алюминий флягасын һәм 1 литр спиртлы сыекча тутырылган 1,5 литрлы полимер савытын тапшырган. Аңлатмасында көмешкәне үзенең кирәк-ярагы өчен кууын, сорагач, сатып  та җибәрергә карар кылуын бәян иткән...

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре эшләрне карап тикшерү вакыты һәм урыны турында билгеләмәләр чыгарды. Карар чыгарылганда, инде 2015 елның май аенда да М.ханымның шундый ук гамәле өчен җаваплылыкка тартылган булуы исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International