Баулы районында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре документларсыз гына алкогольле продукция ташу фактын ачыклады.
12 март көнне инспекторлар төнлә дежур торганда “Хәмер” операциясен үткәрү барышында Мәскәү – Чиләбе автомобиль юлының 1272 нче чакрымында Казахстанда яшәүче бер ир-ат “иярләгән” ГАЗ-330202 машинасын туктаткан. Тикшерү барышында машина кузовында Россиянең акциз маркалары ябыштырылмаган 2855 шешә Казахстан хәмере табылган. Әлеге факт буенча өстәмә тикшерү үткәрелә.