22 март көнне Аксубай муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында район советы аппараты җитәкчесе Рәис Миншакир улы Галиев рәислегендә муниципаль берәмлек территориясендә алкогольле продукцияне, шул исәптән сыраны ваклап сату белән шөгыльләнүче хуҗалык итүче субъектлар белән алкогольле продукция белән сәүдә итү һәм аны ваклап сату өлкәсендәге эшләрне җайга салуга, ЕГАИС системасына тоташуга һәм аның эшен көйләүгә багышланган киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә шулай ук Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Горбунов, икътисад бүлеге начальнигы Б.А.Соломонов катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Госман Гомәр улы Билалов районның сәүдә нокталарында алкогольле продукцияне сатуның барышы һәм 2015 ел, шулай ук 2016 елның ике ае йоммгаклары буенча спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү чаралары турында сөйләде. Шулай ук Госман Гомәрович Аксубай районында куллану базарының торышы һәм аны үстерү проблемаларына да ттукталып үтте.