Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарга “сәламәт” ризыклар белән туклану, кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп нигезләмәләрен аңлату, кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү ягыннан тиешле мәгълүматлар җиткерү һәм консультацияләр бирү буенча киң колачлы эш алып бара.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре үткәрелеп килә торган чараларны анализлап һәм үзләренең аудиториясен исәпкә алып, шул исәптән яшь кулланучылар белән дә турыдан-туры элемтәгә кереп, гражданнарны хокукый яктан агарту чараларын оештыра.
16 мартта Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск шәһәренең №5 мәктәбендә волейбол түгәрәгенә йөрүчеләр өчен “Сәламәт тәндә – сәламәт рух”дигән спорт-хокук дәресе үткәреп, кулланучылар хокуклары, “сәламәт” туклану турында сөйләде.
Үткәрелгән чараның максаты – мәктәп укучыларында сәламәт тормыш рәвеше нигезләрен булдыру.
Чара ахырында укучылар һәм Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, берләшеп, ике командага бүленде һәм рәхәтләнеп волейбол уйнады.