Җиңел табыш турында хыял чынга ашмыйча калды!

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

2016 елның 22 мартында Лениногорск шәһәре прокуратурасы, РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре Лениногорск шәһәренең “Мечта” кафесында

30 литрдан артыграк күләмдә алкогольле продукцияне хуҗасыннан тартып алды.

Кафе хезмәткәрләренең спиртлы эчемлекләр сатуга хокукны раслаучы документларының булмавы ачыкланды. Өстәвенә алкогольле продукциягә тиешле документларны да күрсәтүче табылмады.

Боларны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы гражданнарга түбәндәге киңәшләрне истә тотарга тәкъдим итә:

- алкогольле продукцияне фәкать хәмер сатуга лицензиясе булган оешмаларда гына сатып алырга;

- “дистанция” ысулы белән, ягъни интернет аша яки таксистлардан спиртлы эчемлекләр сатып алмаска: чөнки мондый продукция контрафакт булып, сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International