Җирле эшмәкәрләрне Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) нигезендә эшләүдә барлы-юклы кимчелекләре өчен штрафлардан коткарып калган күчеш чоры төгәлләнүгә озак калмады. Бизнесменнарга ул алкогольле продукция партиясе турында мәгълүматларны системага (аңа инде ел башында ук күчәргә кирәк иде) тапшыруның өзлексез системасын җайга салу мөмкинлеге бирде. Мәгълүматларны вакытында җибәрә алмау проблемасы исә әледән-әле чыгып торды. Берәүләр интернетның тиз эшләмәвеннән һәм, гомумән, начар эшләвеннән зарланса, икенче берәүләр персоналының әзерлексез булуын сәбәп итте.
20 нче апрельдән башлап, моның ише зар-сәбәпләр исәпкә алынмаячак. Хәзер алкогольле продукция базарында калырга теләгән барлык оешмалар мәгълүмат системасына тоташтырылды инде. Аларның һәркайсы ЕГАИСта эшләү өчен кирәкле крипто-ачкыч һәм җиһазлар сатып алды, хезмәткәрләрен әлеге системада эшләүгә укыту-өйрәтүне оештырды. Ниндидер вак-төяк кимчелекләр булса да, алар якын киләчәктә юкка чыгарылачак, - ди башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча җитәкчесе урынбасары Мурад Булгаков. Аның сүзләренә караганда, республикада ЕГАИС гамәлгә кертелә башлагач, Бөгелмә эшмәкәрләре системаның ничек эшләячәгенә тиз генә төшенеп җитә алмаган. Шул ук вакытта уртача 70 000 чамасына төшкән өстәмә җиһаз да сатып алырга туры килгән. Даими киңәшмәләр үткәрелеп, белгечләр бизнесменнарга процессның нечкәлекләрен аңлата торгач, системага барысы да тулысынча төшенгән. Шулай итеп, яңалыкның сәүдә нокталарында суррогат пәйда булу куркынычын бөтенләй диярлек юкка чыгару мөмкинлеге бирәсенә беркемдә дә шик калмаган. Чыннан да, айдан-айга көчлерәк эшли башлаган ЕГАИСка зур өметләр баглана. Системаның тиешенчә эшләве нәтиҗәсендә кибет киштәләрен “идән асты” хәмере һәм сырасыннан тулысынча арындыру күздә тотыла.
Әлегә исә гражданнар сыйфатсыз спиртлы эчемлекләрдән зыян күрүләрен дәвам итә. “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Бөгелмәдәге территориаль бүлеге вәкилләре хәбәр иткәнчә, 1 гыйнвардан 21 мартка кадәр районда хәмердән агулануның ун очрагы теркәлгән. Шуның ике очрагы үлем-китем белән тәмамланган.
Бүген чыгышы шик тудырган хәмергә каршы киң колачлы көрәш алып барыла. Бу мәсьәләдә мәгълүмати технологияләрне эшкә җигүдән тыш, стандарт ысуллар нигезендә дә эш оештырылып килә. Ел башыннан бирле хокук саклау органнары рейдлар һәм тикшерүләр барышында 93 литрдан артыграк күләмдә суррогатны законсыз әйләнештән алган инде. Асылда бу – көмешкә, “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы косметика средстволары, чит ил “эчемлекләре”. Әле күптән түгел генә Казан – Оренбург автомобиль юлының 310 нчы чакрымында Удмуртия егете “иярләгән” бер автомобиль туктатылган. Машинасын тикшерү барышында 13 литрдан артыграк Казахстан хәмере табып алынган. Әлеге ир-аттан, инде күптән гадәткә кергән аракы һәм коньяк кына түгел, бренди да тартып алынган әле, дип хәбәр итте безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгеч-эксперты Лилия Степанова.