Бөгелмәнең өлкән сыйныф укучылары үзләренең хокуклары турында әти-әниләреннән яхшырак белә

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

 Куллану белемнәрен үстерү буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан оештырылган олимпиадаларда  2000нән артыграк өлкән сыйныф укучысы катнашты. Яшьләр арасында агарту акцияләрен үткәрүнең максаты – һәр яшь кулланучыга дөрес, аңлаешлы мәгълүматларны үз вакытында җиткерү.

Территориаль орган хезмәткәрләре укучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында законны яктырткан 40 меңнән артыграк төрле белешмә, 500 данә брошюра һәм 20 мең данә газета өләште. Укучыларның көн кадагына суга торган төрле мәсьәләләр буенча сорауларына җаваплар бирелде. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова әйтүенчә, куллану белеме  - мәктәптә һәм югары уку йортында үзләштерелеп, бөтен гомер буе тикшерелеп киленә торган белемнәр, күнекмәләр җыелмасы ул. Моннан тыш акны карадан аера белгән аңлы балалар һәм үсмерләр әти-әниләренең куллану белемнәрен үстерүгә дә уңай йогынты ясый әле.

1 нче мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Никита Кошкин республика олимпиадасы йомгаклары буенча I дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Ул кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадаларда өч тапкыр катнашып, ике тапкыр җиңүчегә әйләнде. Егетне олимпиадага әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Тарасовага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International