ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре хуҗалык итүче субъектларны агарту һәм кулланучылар хокукларын бозуны кисәтү буенча 70тән артыграк чара үткәргән. Бизнесны уңышлы төстә алып бару өчен яңалыкларны даими рәвештә белеп барырга кирәк шул.
Белгечләр системалы төстә семинарлар оештырып, алар “Бугульминская газета”да һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылган. Мисалга, «Татнефтепродукт» ягулык салу станцияләре хезмәткәрләре өчен “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен үтәү” дигән темага уздырылган семинарның төп бурычлары булып торган: куллану өлкәсендә кагыйдәләр һәм нормалар турында кирәкле белемнәр бирү, клиентлар белән нәтиҗәле төстә берлектә эшләү күнекмәләренә өйрәтү һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту.
Шулай ук семинар барышында проблемалы мәсьәләләр буенча конкрет мисаллар дә каралган. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова билгеләп үткәнчә, территориаль орган, үзара җаваплылык, кулланучыга карата рәхим-шәфкатьлелек, намуслылык һәм сатучының сыйфатлы товар сатуга яки сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә кызыксынуы нигезендә эш тәҗрибәсен игътибар үзәгенә алып, хуҗалык итүче субъектлар белән бик нык эшли.