Координация Советының хокук саклау органнары катнашындагы атналык утырышында актуаль мәсьәләләр каралды

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

 2016 елның 21 мартында 13.00 сәгатьтә район Советы залында Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы каршындагы Координация советының хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән атналык утырышы булып узды. Утырышта район хакимияте башлыгы  М.З.Шайдуллин рәислек итте. Анда җитәкчеләрнең экстремистлык һәм террорчылыкны кисәтү, легаль булмаган хәмер продукциясенә каршы көрәш буенча эшчәнлекләре турында хисаплар тыңланды. Утырыш барышында миграция, социаль челтәрләрдә мошенниклык, язгы ташуга әзерлек мәсьәләләре каралды.

Утырыш йомгаклары буенча район җирлекләрендә ДНД эшен көчәйтү һәм киңәйтү, массакүләм мәгълүмат чараларында мошенниклык фактларын аңлату,  дини һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча квартал саен “Түгәрәк өстәл”ләр оештыру, электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтүне киңрәк җәелдерү зарурилыгы турында карар кабул ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International