«Росалкогольрегулирование»дән хәбәр ителгәнчә, Татарстан ваклап сату өлкәсен 100 процентка ЕГАИСка тоташтырган Федерациянең беренче субъектына әйләнгән.
Федераль хәмер базарын җайга салу хезмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, шулай ук Липецк (94,96 процент) һәм Сахалин (94,24 процент) өлкәләрендә дә ваклап сату оешмаларының күпчелегенең системада эшләве теркәлгән (22 мартка тупланган мәгълүматларга караганда).
Бу мәсьәләдә алдынгылыкка чыгучылар унлыгында – Орел (89,79 процент), Магадан (88,94 процент), Тула (88,06 процент), Мәскәү (88,01 процент), Мурманск (87,97 процент), Калуга (87,94 процент) өлкәләре һәм Хакасия Республикасы (87,86 процент).
Ә инде Дагыстан Республикасы (55,81 процента), Новосибирск өлкәсе (54,81 процент) һәм Чукотка автономияле округы (19,15 процент) ЕГАИСка тоташуда иң арттан сөйрәлеп баручылар исемлегенә кергән.