Зәй районында комиссия утырышы булды

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 23 мартында Зәй муниципаль районы хакимиятендә юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр катнашында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы тору һәм кулланучылар хокукларын яклау комиссиясе утырышы үткәрелде. Утырышны башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары  Павел Андреевич Байрашев һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Е.Н. Кубасова үткәрде.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: алкогольле продукцияне сату йомгаклары, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларын ачыклау, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге тарафыннан алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы күрелә торган чаралар, Зәй районы сәүдә предприятиеләрен бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тоташтыру эшенең торышы, шулай ук 2016 елның ике аенда Зәй районында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү йомгаклары.

Чарада теләгендә булган һәркем куллану базары өлкәсендә үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетү мөмкинлеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International