2016 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе №4 полиция бүлегеннән алынган мәгълүматлар нигезендә, башкалабызның Киров районында урнашкан барда лицензия нигезендә алкогольле продукцияне ваклап сатучы Җәмгыятькә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.16 статьясындагы 2 өлешендә һәм 15.12 статьясындагы 4 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозу турында эш кузгаткан.
Үткәрелгән административ тикшеренү кысаларында Җәмгыятьнең товарны озату документларыннан (товарны җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслаган) башка гына маркировкасыз алкогольле продукцияне ваклап сатуга юл куелганлыгы ачыкланган.
Шулай итеп, 14,4 л күләмендә хәмер законсыз әйләнештән алынган.
Закон бозган өчен Җәмгыятькә, продукциясен конфискацияләп, югарыда күрсәтеп үтелгән статьялар буенча 400 меңнән 600мең сумга кадәр җәза яный.