Агымдагы елның 22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре лицензия контрольлеген хәл итү кысаларында Казан шәһәрендәге төп кунакханә-күңел ачу комплексларының берсендә алкогольле продукция әйләнешенә кагылышлы закон бозу очрагын ачыклады.
Алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булган оешманың товарның легальлеген раслаган озату документларыннан башка гына Әрмәнстанда җитештерелгән кайбер атамалардагы шәраб, коньяк һәм аракы сатуы ачыкланды.
Инспекция хезмәткәрләре, югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, Җәмгыятькә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.16 статьясындагы 2 өлешендә күздә тотылган (продукцияне конфискацияләп, 300 мең сумга кадәр штраф) административ хокук бозу турында эш кузгатты.
Шулай итеп, 33 л күләмендә хәмер продукциясен әйләнештән алырга туры килде.