Республикабызда яшәүчеләр еш кына кибетләрдә үзләренең хокукларын санга сукмау очракларына тап була. Йә сыйфатсыз булып чыккан товарны чексыз кабул итмиләр, йә товарны ремонтлау яки өйгә китереп бирү срогын үтәмиләр...
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Игорьевна Виноградова укучыларыбызга килеп туган теге яки бу очракларда нәрсәләргә эшләргә кирәклеген өйрәтеп үтмәкче.
Сорау: Интернет-кибеттән сатып алынган һәм түләнгән товар өйгә китереп бирелмәгәндә, нишләргә?
Җавап: Иң мөһиме - интернет-кибеттән товар сатып алганда шуны истә тотарга кирәк: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 26.1 статьясы нигезендә, сатып алучы, үзенә китереп бирелгәнче, товардан теләсә кайсы вакытта баш тартырга мөмкин. Шулай ук товарны үзенә китереп биргәннән соң җиде көн эчендә дә аны кире тапшыруга хокуклы әле ул. Интернет-кибеттә алдан түләп кую системасы гамәлгә кертелгән булып, товар өчен акчагызны түләп тә, аны тиешле вакытта ала алмаган очракта түләнелгән акчагызны кире кайтаруларын даулый аласыз.
Моның өчен претензия язып, аны заказлы хат белән җибәрергә кирәк. Ун көн эчендә җавап бирелмәсә – судка мөрәҗәгать итәргә. Шуны да исегезгә төшереп үтик: сатучы товарны вакытында китереп бирмәсә, ул закон нигезендә товарны китереп бирү срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен түләнелгән сумманың ярты проценты күләмендә неустойка түләргә тиеш.
Сорау: Үзеңә-үзең хезмәт күрсәтү кибетләрендә бәя белешмәлекләре еш кына товарга туры килми. Товар атамасы бер-берсенә охшаш булып, нәрсәсе беләндер аерылып торуын сатып алучыга күрүе кыен. Шул ук вакытта бәя белешмәлегенең үзенә “тиешле” товар астында түгел, ә шуңа охшаш башка товар астында булу очраклары күп. Шуның аркасында кулланучы бәя белешмәлегендә күрсәтелгәннән кыйммәтрәк товар сатып алып, моны шундук күреп алмаска да мөмкин. Бу очракта ул сатып алынган товарын кибеткә кире кайтарып бирә аламы?
Җавап: сатып алучыны алдау бу. Сатучы сатып алучыга дөрес мәгълүматларны гына җиткерергә һәм аларны үз вакытында җиткерергә тиеш. Бәя белешмәлекләрен төгәл итеп тутыру һәм аларны төгәл итеп урнаштыру да – сатучының турыдан-туры бурычы!
Кулланучы товарны бәя белешмәлегендә күрсәтелгән бәядән сатып алырга тиеш. Янәсе, бәя белешмәлеген алыштырырга онытылган, дип, кассада күбрәк түләүне таләп итсәләр, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законга таянып, кибет администрациясенә мөрәҗәгать итегез.
Товар өчен түләп, чек сугып бирелгәннән соң чектагы һәм бәя белешмәлегендәге бәяләрнең бер-берсенә туры килмәвен ачыкласагыз, артык түләнгән сумманың кире кайтарылуын таләп итә яки гомумән дә товардан баш тарта аласыз. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон моңа рөхсәт бирә. Мондый очракта администраторга мөрәҗәгать итегез.
Моның ише очраклар кабатланганда, контрольлек итүче органнарга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Әлегедәй хәл килеп туганда бәя белешмәлеген фотога төшереп, шаһитлар ярдәменә исәп тотарга кирәк. Шулай ук бу хәлне фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсендә тасвирлап, кибет администрациясеннән язмача җавап таләп итәргә дә була.
Сорау: Хуш исе күңелгә ошашлы булып чыкмаган очракта хушбуйны кибеткә кире кайтарып буламы?
Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нигезендә, парфюмерия-косметика товарларын кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый. “Кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге”ндә күрсәтелгән бу. Әмма чынлыгына һәм сыйфатына шигегез туган очракта хушбуйны кире кайтарып яки башкасына алыштырып була. Тик моны расларга кирәк.
Иң элек кибет директоры исеменә ике нөсхәдә товарны кире кайтаруга гариза языгыз. Товарны сатып алу вакыйгасын тасвирлап, үзегезнең дәгъваларыгызны бәян итегез. Сез товарны шундый ук башкасына алыштыруны яки аның өчен түләгән акчагызны кире кайтаруны таләп итә аласыз. Гаризаның бер нөсхәсен сатучыда калдырыгыз, икенчесенә, гаризаның тапшырылуын раслап, имза куюын сорагыз. Кибет сезнең фикерегез белән килешсә, хушбуйны шундук башкасына алыштырып бирәчәкләр.
Кайбер очракларда кибет брак товарны экспертизага тәкъдим итәргә мөмкин. Эксперт фикере парфюмның сыйфатына карата шигегезне раслаганда, кибет акчагызны кире кайтарып бирергә тиеш булачак.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз:
Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,
Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200,
Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07
Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш.. Горюнов ур., 14
e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,
Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17
Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru
Тел.: (85595) 5-19-72
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы
Виноградова Алина Игорьевна