Агымдагы елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, урыннарын һәм шартларын үтәү мәсьәләсе буенча мониторин үткәрде.
Инспекция хезмәткәрләре мониторинг кысаларында Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан бер сәүдә объектында хосусый эшмәкәрнең парфюмерия-косметика продукциясе рәвешендә этил спиртын ваклап сатуын ачыклады.
Шул сәбәпле Инспекция хезмәткәрләре эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 1 өлешендә күздә тотылган (продукцияне конфискацияләп, 15 мең сумга кадәр штраф) административ хокук бозу турында эш кузгатты.
Барлыгы 32 литр күләмендә спиртлы продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.
Моннан тыш Инспекция әлеге тикшерү материалларын, легаль булмаган продукцияне сатуның бөтен чылбырын билгеләү өчен, хокук саклау органнарына җибәрәчәк.