ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына азык- төлекне ваклап сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр еш керә. 2016 елның ике аенда гына да кибетләрдә яраклылык срогы чыккан товарларның тузан җыеп ятуыннан яки товарны җитештерү датасы турында мәгълүматларның булмавыннан зарлану урын алган 12 мөрәҗәгать керде инде.
Әлмәт территориаль органы белгечләре планнан тыш тикшерүләр үткәреп, сәүдә объектларын тикшерү барышында мөрәҗәгатьләрдә чагылдырылган фактларның күбесен раслап килә. Кибет киштәләрендә, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 5 статьясы, “Азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм сәламәтлеккә зыянлы булмавы турында” Федераль законның 3 статьясы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 24 пункты таләпләре санга сугылмыйча, яраклылык срогы чыккан һәм җитештерү датасы турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән продукция, тәгаенләп әйткәндә: колбаса, кондитер ризыклары һ.б. табылып тора.
Әле күптән түгел генә Әлмәт шәһәрендәге «Дарьюшка» кибетендә 2837,26 сумлык колбаса ризыклары, «Продукты» кибетендә 4346,00 сумлык кондитер, колбаса ризыклары һәм ит ярымфабрикатлары сатудан алынды.
2016 елның агымдагы чорында Әлмәт территориаль органы күрсәтмәләре буенча яраклылык вакыты чыккан барлыгы чама белән 40 мең сумлык продукция утильләштерелде. Әлмәт территориаль органы кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карап тикшергәндә, шикаятьтә күтәрелгән мәсьәләләрне җентекләп ачыклау өчен, шикаятьләрдә бәян ителгән яраклылык срогы чыккан товарлар сатуны билгеләү факты буенча тикшерүләр үткәрә. Тикшерүләр барышында, кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъектлар һәм аларның хезмәткәрләре белән аңлату-консультация эше дә башкарыла.
Кыскасы, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре барлык кулланучыларга товар сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз:
Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы
Виноградова Алина Игорьевна