"Фанфурик”, “фурик”, “пузырек”... Спиртлы сыекча тутырылган әллә нинди атамалардагы кечкенә генә шешәләрне (косметика лосьоны, «Асептолин», «Березовые почки” һ.б.) ничек кенә атап йөртмиләр! Кызганычка, мондый сыекчаларны эчемлеклек сыйфатында кулланучы гражданнарыбыз да бар.
Моның ише сыекчалар составында спирт микъдары 96 процент чамасы тәшкил итә. Менә шушы хәл “фанфурик”ларны аз керемлеләр арасында иң киң таралган хәмер эчемлегенә әйләндерә дә куя. Ә бит агулы сыекча бу. Аны куллану сәламәтлеккә тискәре йогынты ясап, бавыр циррозына китерә торган гепатит, бөер һәм бавыр авырулары, баш мие комасы, миокард өянәге сәбәбенә әйләнә.
Мондый продукциянең составында бик куркыныч агу – метил спирты бар. Агулану өчен бер чәй кашыгы сыекчаны эчеп кую да җитә. Сыекчаның таркалу продуктлары бавырга һәм баш миенә генә түгел, күзнең челтәр катлавына да зур зыян сала. Каты агуланудан соң исән калган очракта да мондый кешенең сукыр калу ихтималы бик зур. Бу сыекча ким дигәндә укшыту барлыкка китерә. Агулануның гепатит сәбәбенә әйләнүе исә кома халәтенә һәм үлемгә китерә.
Мондый продукцияне шәһәребез кибетләрендә дә сату очраклары бар. 2015 елда территориаль орган белгечләре барлыгы 18 тоннадан артыграк күләмдә “ике төрле максаттагы” спиртлы продукцияне хуҗаларыннан тартып алган. Быел да аларны сату фактларын ачыклау территориаль орган хезмәткәрләре эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора.