Әлмәттә законсыз хәмерне тартып алу очраклары ишәя

2016 елның 25 марты, җомга

Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләре ике ай эчендә барлыгы 21 тикшерү үткәргән. Тикшерүләр барышында 715 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция хуҗаларыннан тартып алынган. Тәгаенләп әйткәндә, түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланган: өй шартларында эшләнгән спиртлы продукция (көмешкә) сату  - 5 очрак; алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне санга сукмау - 5 очрак; алкогольле продукцияне лицензиясез һәм документларсыз гына сату  - 4 очрак; алкогольле продукцияне билгеләнгән үрнәктәге маркаларсыз гына әйләнештә йөртү - 3 очрак; “ике төрле максаттагы” спиртлы продукцияне законсыз сату  - 2 очрак. Барлык эшләр буенча административ хокук бозу турында эшләр кузгатылган. Тикшерүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International