Балтач районы Дорга авылында – “мобиль бригада”

2016 елның 25 марты, җомга

2016 елның 24 мартында Дорга авылында “Мобиль бригада” чарасы оештырылды. 8.00 сәгатьтә социаль педагог Гөлшат Сәлахова һәм социаль хезмәткәр Гүзәл Фатыйхова күп балалы гаиләләр һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр яши торган йортларга “сәфәрен” башлады. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Кәлимуллина һәм социаль хезмәткәр Раушания Гарифуллина ОНСО оешмасы карамагындагы кешеләрнең, шулай ук Бөек Ватан  сугышы ветераннарының йортларында булды. Шулай итеп, белгечләребез, өйләренә килеп, гражданнарны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирде.

Ә инде клубта оештырылган авыл халкы белән очрашуга социаль яклау бүлеге начальнигы Алсу Гатиятуллина, Россия Пенсия фонды идарәсе белгече Фирдания Хәкимова, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Сафина, Ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин чакырылган иде.

Җыелышны Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин ачып җибәрде. Ул авыл халкын “Мобиль бригада” программасы белән таныштырып үтте. Социаль яклау бүлеге начальнигы Алсу Гатиятуллина пенсионерларга санаторийлар, реабилитация үзәкләренә юлламалар бирү тәртибе, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу кысаларында үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Пенсия фонды белгече Фирдания Хәкимова исә пенсияләрне индексацияләү, колхоз пенсиясен арттыру турында аңлатты. Ә инде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Сафина көнкүреш товарлары, сыйфатсыз товарлар, алкогольле продукциядән агулану турында мәсьәләләрне үз эченә алган әңгәмә үткәрде.

Авыл халкының ветераннар өчен ташламаларга, пенсияләр һәм субсидияләр рәсмиләштерү, кулланучылар хокуклары, очсыз товарларның сыйфатына кагылышлы сорауларына тулы җаваплар бирелде.

Чара мәктәп укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Кыскасы, “Мобиль бригада” чарасы бик оешкан төстә узды. Кызыксынган һәрбер кешегә кирәкле мәгълүматлар, киңәш-табышлар бирелде, тиешле ярдәм күрсәтелде. Ахырда чарада катнашучыларга мәгълүмати буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International