2016 елның март аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы 10 тикшерү үткәреп, шулар барышында закон бозуның 9 очрагын ачыклаган. Шулай итеп, барлыгы 300 литрдан арыграк күләмдә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынган.
Түбәндәге закон бозу очраклары билгеле булган:
- “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату – 2 очрак;
- Казахстанда җитештерелгән алкогольле продукцияне саклау;
- сату вакытын чикләү буенча гамәлдәге законны бозу – 3 очрак;
- балигъ булмаган затка сыра сату;
- 1,5 литрлы баллоннарда спиртлы продукция ташу;
- көмешкә сату.
29.06.2015 № 182-ФЗ Федераль законда билгеләнгәнчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан күпләп һәм ваклап сату оешмалары, шулай ук җәмәгать туклануы предприятиеләре ЕГАИС системасына тоташып, системага алкогольле продукция сатып алу турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш. “Росалкогольрегулирование” хисабы нигезендә агымдагы елның 22 мартына тупланган мәгълүматлар нигезендә, Әлмәт муниципаль районы территориясендә барлык сәүдә объектлары да ЕГАИСка тоташтырылган.
Күпләп сату оешмаларыннан кибетләр сатып алган барлык хәмер продукциясе турында мәгълүматларны ЕГАИСта теркәү бу юнәлештәге эшнең икенче этабына әйләнә. Без икенче этаптагы эшне үтәмәүче сәүдә объектлары турында мәгълүматларны анализладык. Муниципаль район территориясендә мондый объектлар бар.
Кәгазьдә генә ЕГАИСка күчүне аңлата бу! Сәүдә объектлары шәхси кабинетта теркәлгән, тик аларның йә кирәкле җиһазлары юк, йә хезмәткәрләре системаны куллана белми. Тынычланып калырга иртәрәк әле. Мәсәлән, күп кенә предприятиеләр, яңа елга кадәр хәмернең бик зур хәстәрен күреп, агымдагы елның 1 нче кварталында 1 шешә дә сатып алмаган. Шуңа күрә хәзер мондый кибетләрнең мәгълүматларны дөрес итеп терки алу-алмавын фаразлавы кыен.